ТР Атказанган табибы Илгизәр Галимҗан улы Зиатдинов якты дөньядан китте

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 12 маенда КДМУның факультет педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хезмәт ветераны Зиатдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булган.

Илгизәр Зиатдинов 1942 елның 18 апрелендә Саба районы Олы Нырсы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Югары белем алгач, Пермь өлкәсенә Губаха шәһәренә юл ала, анда өч ел табиб-педиатр булып эшли. Казанга кайткач, ординатурага факультет педиатриясе кафедрасына укырга керә, аспирантураны тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен яклый, КДМУ факультет педиатриясе кафедрасы доценты исемен ала.

Илгизәр Галимҗан улы озак еллар дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, Татарстан һәм Россия педиатриясен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның фәнни хезмәтләре фәнни даирәләрдә югары бәяләнә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы һәм шәхсән ТР сәламәтлек саклау министры туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша. Илгизәр Галимҗан улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр, ә аның исеме Татарстан сәламәтлек саклау тарихында калыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International