Халыкара гаилә көнендә Марат Садыйков 650 еллык стажы булган табиблар нәселендә кунакта булды

2020 елның 15 мае, җомга

15 нче май Халыкара гаилә көне итеп билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу көнне Зефировлар – Андрей Львович һәм Әлфия Морзаһит кызы гаиләсендә булды. Аларның медицина нәселененең табиблык стажы 650 дән артык ел.


Андрей Львович Зефиров-КДМУның дәвалау факультеты деканы, РФ һәм ТР Атказанган фән эшлеклесе, профессор, РФА әгъза-корреспонтденты. 45 ел гомерен медицинага һәм илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Тормыш иптәше Әлфия Морзаһит кызы– ТР Атказанган табибы, үзен психиатриягә багышлаган, медицинада ул 41 елдан артык инде. Алар бергә улы Руслан Андреевичны үстергән, ул медицина нәселен дәвам итә. Бүген ул РКХнең 1нче хирургия бүлеген җитәкли.


Зефировлар табиблар нәселе инде 4 буын дәвамында дәвам итә һәм төрле медицина белгечлекләрен үз эченә ала. Әлеге гаилә әгъзалары төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә яши, әмма даими рәвештә шалтыратышып торалар, мөмкинлек булганда бер-берсе белән очрашалар. Алар барысы да Казан медицина мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм бөтен гомереләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International