БРКХгә COVID-19 белән пациентлар өчен 200 саклагыч калканчык тапшырылды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Эпидемиягә каршы режим хастаханәләр һәм сырхауханәләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте, ләкин тормыш тукталмый һәм дәвалау учреждениеләре, яңа мөмкинлекләрне ачып, аларга яраклаша.

Бүген күп кешеләр медицина хезмәткәрләре белән беррәттән, COVID 19 каршы көрәшә - яңа җайланмалар уйлап табалар, аларны өйләреннән чыкмыйча гына конструкциялиләр һәм гамәлгә ашыралар, һәм болар барысын да бушлай эшлиләр.

Саклагыч калканчыклар (щиток) шундый кирәкле идея булып чыкты. БРКХнә  200 дән саклагыч калканчык тапшырылды. Шулай ук интубация вакытында пациент тарафыннан сулап чыгарган аэрозольдән саклануны тәэмин итә торган үтә күренмәле бокслар, колакларга йөкләнешне киметә торган битлекләр өчен заколкалар, смартфоннар өчен зиплоклы саклау пакетлары, видеоконференцияләрне үткәргәндә смартфоннар өчен җайланмалар һ.б. гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International