ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле татарстанлылар!

Безнең республика тарихы татарстанлыларның күп буыннарның казанышларыннан һәм җиңүләреннән тора. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет имзалана. Бу безнең дәүләтчелекне торгызуда мөһим вакыйга булды,  алга таба Татарстан Республикасының үсешендә зур роль уйнады.

Гасырлардан килгән бай традицияләргә таянып, без бүген дә Ватаныбызның үсеше өчен хезмәт итәбез, дөньяда абруен күтәрәбез.

Чын күңелдән барлык татарстанлыларны республикабызның 100 еллыгы белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International