Республика клиник онкология диспансерында йөз яшьлек пациентка - Татарстанда яшәүче, Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлын үткән Бөек Ватан сугышы ветеранына, операция ясалды. Пациент озак вакытлар сидек юлларында таш булу сәбәпле авыртудан һәм кан агудан, простата аденомасыннан интеккән. Пациент олы яшьтә булу сәбәпле, башка табиблар хирургия тыкшынуын үткәрүдән баш тарткан.
Пациент ТР ССМ РКОД белгечләренә мөрәҗәгать иткән, һәм онкоурология бүлегенең мөдире, м.ф. к. Марат Насруллаев хезмәттәшләре белән консилиум үткәргәннән соң хирургик дәвалау турында карар кабул итте. Простаты аденомасын бетерү һәм ташны лазер белән таркату буенча операцияне табиб-онколог Айрат Бариев башкарды. Бу белгеч аз инвазив тыкшынулар үткәрү буенча бик зур тәҗрибәгә ия, бу төр тыкшынулар азрак имгәнүләр белән аерылып тора һәм тиз арада тернәкләнүгә ирешергә, операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Операция уңышлы үтте, һәм инде дүртенче көнгә пациентны хастаханәдән сәламәтләндереп чыгардылар.