«ТАТПРОФ» АҖ генераль директоры Сергей Рачков инициативасы белән Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр кулланыла торган 10000 һәм күп тапкыр кулланыла торган 4000 саклану битлеге, шулай ук контактсыз 3 термометр тапшырылды.
«Без озак еллар Кама балалар медицина үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, шуңа күрә бу дәвалау оешмасының медицина хезмәткәрләренә ярдәм итәргә булдык. Әлеге оешма республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендә йөклелек һәм бала табу чорында хатын-кызларга, яңа туган балаларга, балаларга ярдәм күрсәтә. Бүген без табибларыбызның уңайлы һәм имин эшләве өчен битлекләр һәм контактсыз термометрлар алып килдек", - дип билгеләп үтте «ТАТПРОФ» АҖ генераль директоры киңәшчесе Евгений Рачков.