Шәхси саклану комплектларны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырды. Партия Рәисе Дмитрий Медведевның җыелган взносларны гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен җибәрү тәкъдиме республикада хуплау тапты.
"Бу максатларга, нигездә, Дәүләт Советы депутатлары, җирле үзидарә органнарының депутатлар корпусы, партиянең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре, авылларда беренчел оешмалар сәркәтипләре һәм гади генә партия әгъзалары бу акциядә катнашып, бер көнлек хезмәт хакларын юнәлте", - диде Марат Сәмигуллин.
Бүгенге көндә республика "бердәмроссиялеләре" 1,5 миллион сумга якын акча җыйган. Аларга иң кирәкле әйберләр, шул исәптән 1 610 шәхси саклану чаралары комплекты сатып алынган, алар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләренә тапшырылган.