Яңа коронавирус пандемиясе булуга карамастан, КБМҮдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары контактсыз булыр дип килешенде. Ярдәмгә КБМҮнең игелекле дуслары килде. Шулай итеп, хәзерге вакытта дәвалауда булган Балалар хастаханәсе пациентлары өчен хастаханә клоуннары тамаша әзерләде. Урам бәйрәмен балалар үз палаталарының тәрәзәләреннән карады: кулларын селкедәләр һәм елмайдылар. Хастаханә клоуннары тәрәзә тамашачыларының күңелләрен клоунада элементлары һәм дәртле биюләр белән ачты. Чын шоу килеп чыкты.
Балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме пациентлары өчен КБМҮнең партнеры - "Детский мир" кибетләр челтәре сюрприз әзерләде. Пациентларга уенчыклар, канцтоварлар һәм гигиена предметлары тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1 июньдә Татарстанда балалар яшендәгеләр өчен вакцинопрофилактика буенча ункөнлек башланды. Икеләтә вакыйганы КБМҮнең балалар сырхауханәсендә билгеләп үттеләр. Бу көнне вакцинациягә килгән барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
КБМҮнең перинаталь үзәгендә ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан, санитар-гигиена нормаларын үтәп, хастаханәдән чыгу тантанасы оештырылды. Бәйрәм бизәлгән залда узды.