Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсенең фельдшеры Антон Неволин көн саен шәфкать туташы белән температуралы пациентлар чакыруына чыгалар һәм коронавирус йогышына тикшерү өчен мазоклар алалар.
Көнгә бригада уртача 20 тапкыр чыга. Бригадалар ял көннәрендә дә эшлиләр. Ак халатлы геройлар коронавируска каршы көрәшнең алгы сафларында торалар.
Фельдшер Антон Олегович безгә эшенең нечкәлекләре турында сөйләде.
- Пациентлардан мазок алу кирәклеге турында ничек карар кыласыз?
- Чакыру вакытында, клиник картинага һәм пациентның шикаятьләренә карап, без мазок алу я алмау турында карар кабул итәбез. Без кемгә, ничек һәм ни өчен мазокларны алырга кирәклеген төгәл регламентлый торган норматив документ нигезендә эшлибез.
- Пациентлар үзләрен ничек хис итә?
- Гомумән алганда, пациентлар чагыштырмача тыныч. Кайчагында алар арасында шикләнүчән кешеләр дә очрый. Алар бөтен нәрсәдән курка. Температура, ютәл, насморк булса, алар шунда ук коронавирус йоктырдым, дип курка. Хәер, бу бөтенләй алай булмаска мөмкин. Монда кешеләрне гаепләргә кирәкми, дип уйлыйм. Алар бит медицинадан ерак.
- Сез йогышлы авыру эләктерүдән курыкмыйсызмы?
- Йогышлы авыру эләктерү куркынычы һәрвакыт бар, әмма бу рациональ курку. Әлеге эпидемиядән читләшсәк тә, шул ук куркыныч, мәсәлән, грипп сезонында була. Мин монда берни дә начарлык күрмим. Курку булырга тиеш, бу нормаль! Ул игътибарны йомшартырга ирек бирми. Курыкмасаң, хата ясарга мөмкин.
- Пациентларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Бердәнбер киңәш - бу вазгыятькә рациональ карашны сакларга, паникага бирелмәскә кирәк. Барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә киңәш итәр идем. Беренче чиратта, бу иҗтимагый һәм көнкүреш гигиенасы. Кул юу, битлек кию, кулларны мөмкин кадәр ешрак антисептик белән эшкәртү, җәмәгать урыннарында перчаткалар кию. Социаль дистанцияне саклау турында да онытмаска кирәк.