Инвазив булмаган аппаратлар Чаллы һәм Лениногорск хастаханәләренә кайтарылачак.
Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча ун аппарат тапшырачак, алар авыр авыруларның, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен сакларга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Зур бизнес Татарстан табибларына ярдәм итте. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан ун инвазив булмаган ИВЛ аппаратын бушлай кайтаруны тәэмин итте», — диделәр республика ведомствосында.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге җайланмалар Covid-19 белән авырган пациентларны кабул итү өчен җиһазландырылган вакытлыча инфекцион госпитальләргә тапшырылачак, дип аңлаттылар. Бу эш шушы көннәрдә башкарылачак, аппаратлар Казанга кайтарылган инде.
Сигез аппарат Чаллыдагы дәвалау оешмаларына тапшырылачак: дүртесе - бишенче шәһәр хастаханәсенә, икесе - икенче шәһәр хастаханәсенә, тагын ике аппарат - сугыш ветераннары госпиталенә. Моннан тыш, ике аппарат Лениногорск район үзәк хастаханәсенә биреләчәк.