Роман Каракулов, Түбән Каманың үзәк район күппрофильле хастаханәсенең консультатив-диагностик сырхауханәсенең колопроктологы, июнь аеннан башлап коронавирус инфекциясе булган пациентлар өчен госпитальдә эшли.
Роман Владимирович - хирургия профиле табибы. Госпитальгә үз теләге белән эшкә килә. Табиб башта җиңел булмавын, әмма өстәмә белем алу бушка узмавы турында әйтә. Табиблар COVID-19 белән пациентларны ничек дәваларга кирәклеге турында бу елның мартында ук уза башлаган махсус циклларда һәм лекцияләрдә өйрәнгәннәр.
"Бик авыр булды, әмма без тиз җайлаштык. Өстәмә белем бирү вакытында ук дәвалауның барлык стандартларын аңлаттылар. Бу эшкә остазларыбыз Зөлфирә Кыяметдин кызы Ганиева һәм Эльвина Рөстәм кызы Абызова ярдәме белән дә җиңел тотындык. Алар безгә һәр эштә ярдәм итә, - дип сөйли Роман Владимирович.
- Пациентлар безне яхшы каршы алды. Әлбәттә, алар таләпчән, аларның хәлләре авыр, аларга сулау авыр, хәтта кайберләренә хәрәкәт итү дә кыен. Шуңа күрә аларга бик яхшы тәрбия кирәк. Чумага каршы костюмнарда эшләү катлаулырак, теләсә нинди манипуляцияне башкару бик авыр”.
«Коллегаларыма сәламәтлек, рухи ныклык һәм мондый катлаулы эштә түземлек телим. Ә барлык түбәнкамалыларга-үзеңне сакларга,» - дип теләкләрен җиткерде Роман Владимирович.