#БезБергә: Россиядә Бөтендөнья донорлар көненә багышланган акцияләр узачак

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

8 июньнән 15 июньгә кадәр бөтен ил буенча барлык субъектларда Бөтендөнья донор көненә багышланган донор акцияләре узачак. Волонтер-медиклар кадрлар донорлыгына басым ясап, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә ел саен үткәрелә торган «Миңа ияр! #ЯОтветственныйДонор» («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») Бөтенросия акциясен үткәрәчәк.  85 төбәктә җаваплы донорлыкны популярлаштыру максаты белән лекцияләр, флешмоблар һәм донацияләр узачак.

Волонтерлар-медиклар донациягә әзерлек кагыйдәләренә аерым игътибар бирәчәкләр, социаль челтәрләрдә челленджлар узачак.

14 июньдә хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә җаваплы донорлыкның гади кагыйдәләре һәм донорларга практик киңәшләре турында мәгълүмат белән «Яшь донор Guide» онлайн-лекциясе булачак.

Акция кысларында 2020 елның 9 июнендә 8.30 да «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ базасында волонтер-медиклар җаваплы донорлыкның нигезләре, донациягә әзерлек кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны кисәтү чаралары турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, донор 18 яшьтән өлкәнрәк булган сәламәт кеше була ала. Чараларның планы, кан тапшыруга әзерлек күрсәтмәләре, шулай ук кан тапшыру станцияләре адреслары белән https://yadonor.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

Спикерлар:

Фатыйхов Илдар Разин улы-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары

Тураев Рамил Габделхак улы - «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУның баш табибы

Макарова Анна Вячеславовна-Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе.

Элемтә өчен җаваплы: Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» хәрәкәте җитәкчесе – Макарова Анна, тел.: 8-917-856-38-36.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International