Россия медиклары һәм волонтерларына теләкләтәшлек йөзеннән "Сулагыз!" онлайн-акция порталы эшли башлады. Акциянең максаты - коронавирус эпидемиясе вакытында россиялеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшүчеләр турында тарихны РИА Новости breathe.ria.ru сайтында бердәм тематик порталга җыю.
Акция башкалар тормышын саклап калу өчен көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр турында истәлекләрне саклап калу теләге белән рәхмәт әйтү йөзеннән үткәрелә. Акция Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Волонтер-медиклар» һәм волонтерлар үзәкләре ассоциациясе, шулай ук «Милли приоритетлар» КБАО - РФ стопкоронавирус сайты ярдәме белән «Россия сегодня» ХМА тарафыннан оештырыла. Акциянең генераль партнеры - Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе.
Акция порталы (breathe.ria.ru) аның геройлары - табиблар, волонтерлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитар, «ашыгыч ярдәм» бригадаларының фотосурәтләреннән гыйбарәт. Һәр фотографиягә курсор куеп, герой исемен белергә, шулай ук аның тарихы белән танышыра мөмкин.
Рәхмәт сүзләре белән тарих белән уртаклашырга теләүчеләргә breathe.ria.ru порталда гариза формасын тутырырга кирәк. Геройның фотосурәтен куеп, аның исемен, яшәү төбәген, эш урынын һәм вазыйфасын күрсәтергә кирәк. Акциянең хэштегы - #пожалуйстадышите.
"Зинһар, сулагыз!” акциясе 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында җибәрелгән тарихлардан пандемия чорында россиялеләрнең сәламәтлеген саклаучы табиблар һәм волонтерларның берничә мең портретыннан гаять зур фото-һәм видеомозаика җыелачак. Ул медиагруппаның социаль челтәрләрендә урнаштыралачак, шулай ук «Россия сегодня» ХМА бинасының медиафасадында трансляцияләнәчәк.