Бүген медик волонтерлар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге базасында мәгълүмат-нокталарын оештыруда катнашты, биредә алар җаваплы донорлыкның нигезләре, донациягә әзерлек кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны кисәтү чаралары турында сөйләде.
«Без бергә» проекты кысаларында уза торган масштаблы Бөтенроссия донор акциясендә катнашырга барлык теләүчеләр дә чакырылды.
"14 июньдә Россиядә «Донор көне» билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөтенроссия акциясе- «донорлар атналыгы» үткәрелә һәм теләгән һәр кеше кан тапшыра ала, шул рәвешле республика стационарларында дәваланучы пациентларга ярдәм итә ала.
Атна дәвамындаТатарстан халкы Казанда Республика кан үзәгендә, шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама филиалларында кан бирә ала.
Барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырабыз!” - диде Фатыйхов Илдар Разин улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Бүгенге саннар:
Казанда – 81 донор кан тапшырды, кан банкы 36 л. 450 мл га тулыланды. Акциядә 100 дән артык кеше катнашты.
Татарстан буенча - 227 донор, банк 102 л. 150 мл га тулыланды.
Беренче тапкыр кан биргән яңа донорлар саны 50дән артык булды.