ТР донорлары Россия Донор көненә 102 литрдан артык кан тапшырды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген, 10 июньдә, масштаблы Бөтенроссия донор акциясе һәм #Безбергә проекты кысаларында медик волонтерлар донорлар булырга теләүчеләрне җаваплы донорлык нигезләре, донациягә әзерлек кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны кисәтү чаралары белән таныштырды.

Халыкка мәгълүмат бирү нәтиҗәсендә волонтерлар бер көн эчендә 50дән артык яңа донорны җәлеп итте.

Мәгълүмат бирү нокталары Республика кан үзәге базасында урнаштырылган иде.

 "14 июньдә Россиядә Донор көне билгеләп үтелә. Ел саен бу датага республика Бөтенроссия акциясендә - «Донор атнасы»нда катнаша. Атна дәвамында Татарстан стационарларында дәваланучы пациентларга  ярдәм итәргә теләгән битараф булмаган һәр кеше Казан шәһәренең кан үзәгендә, шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама филиалларында кан тапшыра ала", - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, шулай ук ул республика халкын әлеге акциягә кушылырга һәм ярдәм итәргә чакырды.

Белешмә:

2020 елның 10 июненә Казан шәһәрендә донорлар саны - 81 кеше, кан банкы 36 л 450 мл га тулыланды (катнашучылар саны 100 дән артык кеше иде)

Татарстан Республикасында донорлар саны - 227 кеше булды, кан банкы 102 л 150 мл га тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International