8 июньнән 15 июньгә кадәр Россия Кан хезмәте учрежденияләрендә Бөтендөнья кан доноры көне уңаеннан акция уза. Әлеге акция дәвамында Татарстанда көн саен 350 гә якын кеше кан тапшыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев сөйләде.
“Бу атна дәвамында Казанда гына да көненә 200гә якын кеше донор булды, республика буенча уртача 300-350 донор", — дип билгеләп үтте спикер.
Тураев аңлатканча, Татарстанга елга җибәрү өчен якынча 50-55 тонна кан кирәк, ә мондый акцияләр ярдәмендә донор каны запасы тулылана.