Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Медицина кулланыштагы дару препаратларын дистанцион рәвештә ваклап сатуга рөхсәт бирү, мондый сатуны гамәлгә ашыру һәм күрсәтелгән дару препаратларын гражданнарга җиткерү кагыйдәләрен раслау турында» карары нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга кереште.
11 июньгә Татарстан Республикасында дистанцион сәүдә итүгә рөхсәтне күзәтчелек органы «Дельта» ҖЧҖ (Казан шәһәре, Юлиус Фучик ур., 131В адресы буенча урнашкан «Аптека 16плюс») биргән.
Рөхсәт алу өчен даруханә оешмасы электрон рәвештә Росздравнадзорга гариза һәм аның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслаучы документларны җибәрергә тиеш.
"Дару препаратларын дистанцион сәүдә итүгә рөхсәт" дәүләт хезмәте буенча гаризаны Росздравнадзорның рәсми сайтында https://roszdravnadzor.ru/services бирергә мөмкин.
Рөхсәт бирү яисә бирүдән баш тарту турында карар Росздравнадзор тарафыннан 5 эш көне эчендә кабул ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рецепт буенча җибәрелә торган препаратлар, наркотик һәм психотроп дару чаралары, шулай ук этил спиртының күләме 25 проценттан артык булган спиртлы дару препаратлары өчен дистанцион сәүдә тыела.