Түбән Камада өлкән шәфкать туташы Равилә Гыймадиеваны лаеклы ялга озаттылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТКҮРКПХнең оториноларингология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Равилә Гыймадиеваны лаеклы ялга озаттылар.

Равилә Зәкәриевна 42 ел дәвамында намус белән ак халат киеп йөргән. 32 елын ул лор бүлегенә багышлаган, шуларның 19ы өлкән шәфкать туташы вазыйфасын башкарган. Профессиональ, сабыр, зирәк... Равилә Зәкәриевнаны хезмәттәшләре күз яшьләре белән озатты. Өлкән шәфкать туташына сәламәтлек саклау идарәсе исеменнән Мактау грамотасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International