Бөтенроссия донор көненә багышланган акциягә Әлмәт тә кушылды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Донор бул» Бөтенроссия донор акциясе Россиянең төрле шәһәрләрендә уңышлы үтә. Әлмәт тә, һәрвакыттагыча, бу хәрәкәткә кушылды.

Республика кан үзәгенең Әлмәт филиалы баш табибы Әсгать Мортазин мәгълүматларына караганда, 8 июньнән 11 июньгә кадәр әлеге чарада 218 кеше катнашкан, 72, 147 литр кан, 9 литр аппарат плазмасы әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International