ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсендә Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган балалар рәсеме бәйгесе уздырсы узды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган медицина хезмәткәре көне (21.06.202020) уңаеннан, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Лаеклы һөнәр» дигән темага балалар рәсеме бәйгесен үткәрде. Бәйгедә медицина оешмалары хезмәткәрләренең балалары катнашты, барлыгы 69 рәсем бирелде.

Конкурска 10 июньдә йомгак ясалып, җиңүчеләр яшь буенча өч категориядә билгеләнде:

4-8 яшьтә:

I. Садриев Рамазан (6 яшь), әнисе Садриева Ирина - "3нче Әлмәт шәһәр сырхауханәсе" ДАССУнең шәфкать туташы

II. Мөхәммәтҗанов Айрат (6 яшь), Шәйдуллина Татьяна - "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең травматология бүлегенең буфетчысы

III. Нургалиева Зифа (4 яшь), әнисе Нургалиева Гүзәл - координация үзәге, "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең белешмә хезмәте хезмәткәре.

9-13 яшьтә:

I. Мамбетова Яна (12 яшь), әнисе Мамбетова Наталья "Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе" ДАССУнең күчмә бригадасы фельдшеры

II. Калимуллина Асель (11 яшь), әтисе Кәлимуллин Азат - стоматолог-хирург, "Әлмәт стоматология сырхауханәсе" ДАССУнең бүлек мөдире.

III. Хәмидуллина Алия (9 яшь), әнисе Хәмидуллина Римма - Әлмәт кан үзәгенең шәфкать туташы

13-17 яшьтә:

I. Төхвәтуллина Мәликә (14 яшь), әнисе Төхвәтуллина Илмира - "Әлмәт үзәк район хастаханәсе" ДАССУнең медицина статистигы

II. Лузин Александр (14 яшь), әтисе Лузин Сергей - "Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе" ДАССУнең участок табиб-педиатры

III. Шәрәфиева Аделина (13 яшь), әнисе Шәрәфиева Ольга - "Әлмәт медпрофилактика үзәге" ДАССУнең баш шәфкать туташы.

Конкурста катнашкан барлык балалар да татлы бүләк алачак, җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылачак. Конкурска җибәрелгән барлык рәсемнәр шәһәрнең медицина оешмаларында урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International