Covid-19 белән авырган әнидән туган тумыштан пневмонияле игезәкләрне РКХдән өйгә чыгардылар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

РКХнә Казанда яшәүче йөкле ханым май башында ук китерелгән иде, бер айдан соң аны һәм сабыйларны исән-имин өйгә чыгарганнар.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясе белән авырган хатын-кызны һәм тумыштан пневмония белән дөньяга килгән аның игезәк балаларын дәвалап, өйгә чыгарганнар.

Казанда яшәүче 27 яшьлек йөкле хатын-кыз коронавирус йогышы белән РКХнә май башында ук китерелгән иде. Йөклелекнең 34нче атнасында хатын 1800 грамм авырлыктагы ике кыз баланы тапкан. Сабыйларга тумыштан пневмония диагнозын куйганнар.

Балаларны шунда ук РКХ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенә урнаштырганнар. Берничә көннән соң аларны бүлеккә күчерәләр һәм озакламыйча сабыйларны һәм әнине исән-имин өйгә чыгаралар. Covid-19га тестының нәтиҗәләре өчесендә дә тискәре күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International