Бөтендөнья донорлар көненә багышланган #ДонорБул акциясе тәмамланды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген Бөтендөнья донорлар көненә багышланган #ДонорБул (#ОставайсяДонором) Бөтенроссия донор акциясе тәмамланды.

Кан һәм аның компонентлары донорлыгын популярлаштыруга юнәлгән акция Татарстан Республикасында 8 июньнән 15 июньгә кадәр узды.

Донор марафоны вакытында ТР Кан хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләре 1446 донор кабул итте һәм 650 л 700 мл кан хәзерләнде.

Донорларга нык сәламәтлек, иминлек телибез, "ярдәмегез өчен зур рәхмәт!" әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International