ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

2020 елның 16 июне, сишәмбе

17 июньдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

Аерым алганда, министр Татарстанда коронавирус йогышы таралышы, республиканың сәламәтлек саклау системасы бу вазгыятьтә ничек эшләве, коронавируска тестлар кемгә һәм ничек үткәрелүе, табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең эш күләме, Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә хастаханә пациентлары ничек тавыш бирәчәк кебек мәсьәләләргә тукталачак.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 17 июньдә 10.00 сәгатьтә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә ВКонтакте, Одноклассникида һәм YouTube платформасында сәйлиячәк.

#Татарстан-онлайн тапшыруы вакытында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә ала. Марат Садыйков иң киң таралган сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган сорауларга программа тәмамланганнан соң ул җитәкләгән министрлык вәкилләре җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Анда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International