Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсендә коронавирус йогышына каршы көрәш, катлаулы эпидемиологик шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы узды.
Катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә, кайбер кешеләр паникага бирелеп, тән температурасы бераз гына күтәрелгән очракта да ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм бригадасын чакырту шәһәрдә берничә тапкырга арткан. Линиягә өстәмә - 15 нче бригада да чыгарылган. Ашыгыч медицина ярдәмен чакырту тәүлегенә 250 гә җиткән.
Медиклар әйтеп узганча, тән температурасы күтәрелү ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп түгел. Әгәр температурагыз күтәрелеп, үзегездә хәлсезлек тойсагыз, яшәү урыны буенча сырхауханәгә шалтыратып, өегезгә табиб чакыртырга кирәк. Моның өчен сырхауханәләрдә күчмә фельдшер бригадалары, шул исәптән тест ясый торган махсус бригадалар да бар.
Сырхауханәләр эш көннәрендә 07.00 -19.00 сәгатьләрдә эшли, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә хезмәт күрсәтелә. Һәр пациент үзенең участок терапевты күзәтүе астында, ул аның белән телефон аша элемтәгә керә ала. Авыруның хәле начарайган очракта, табиб аның янына берничә тапкыр бара.
Мөрәҗәгать өчен телефоннар:
1нче сырхауханә (Менделеев ур., 46), 24-35-55 һәм 24-35-02;
2 нче сырхауханә (Төзүчеләр пр., 10д), 24-34-02 һәм 24-34-05.