Нурлат районында ТАССРның 100 еллыгы елында туган йөзенче сабыйны әнисе белән өйгә чыгардылар

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

ТАССРның юбилей елында 11 июньдә Колчановлар гаиләсендә Полина Максимовна дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3500 г, озынлыгы 58 см. Полина Колчановлар гаиләсендә беренче бала.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантанлы шартларда яңа туган сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International