Түбән Камада стоматолог-хирургны Виталий Липатовны лаеклы ялга озаттылар

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген лаеклы ялга Түбән Кама күппрофильле үзәк район хастаханәсенең стоматология сырхауханәсенең стоматолог-хирургы Виталий Липатовны озаттылар.

Виталий Васильевич яраткан һөнәренә 37 ел гомерен багышлаган. Самара медицина институтын һәм интернатурасын тәмамлаганнан соң, ул бер ел Шәңгәлче авылында Сәламәтлек саклау пункты мөдире булып, аннары ике ел терапиядә эшләгән. Аннан соң стоматология сырхауханәсенең хирургия бүлегенә күчкән.

"Виталий Васильевич - искиткеч табиб, ул һәрвакыт пациентлар белән уртак тел таба. Аңа карата шикаятьләр булуын хәтерләмим. Хезмәт сөючән. Рәхмәт сезгә, Виталий Васильевич”, - диде стоматолог-хирург Валентина Шишонина.

Без Виталий Васильевичка әйтелгән барлык җылы сүзләргә кушылабыз. Һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International