Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар хастаханәсе лабораториясе хезмәткәрләре көн саен йөзәрләп тикшеренү үткәрә

2020 елның 19 июне, җомга

Лаборатория хезмәткәрләренең бүгенге иртәсе чәчәк бәйләмнәренән һәм рәхмәт сүзләреннән башланды. Ак халатлы геройлар COVIDка анализлар ясыйлар.

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин һәм баш шәфкать туташы Илсөяр Мотыйгуллина ПЦР-диагностика лабораториясе хезмәткәрләрен Медицина хезмәткәре көне белән котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Лаборатория хезмәткәрләре көн саен COVID-19га йөзәрләп тикшеренү үткәрә. Агымдагы елның 28 мартыннан барлыгы 7 меңнән артык проба эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International