"Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ чираттагы саклану битлекләр партиясен Түбән Каманың күппрофильле хастаханә хезмәткәрләренә тапшырыды. Бу - Медицина хезмәткәре көненә химиклардан бүләк.
“Без сезне Медицина хезмәткәре көне белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бу катлаулы чорны тизрәк, мөмкин кадәр аз югалтулар белән узуыбызны телибез. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче һәр хезмәткәргә игелек, иминлек, гаилә җылысы, тормышта барысы да сез уйлаганча килеп чыксын иде”, - дип котлады “Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина.
Шәхси саклану чаралары хастаханә медикларына һәм пациентларына биреләчәк.