Түбән Кама артистлары медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 19 июне, җомга

Коронавирус йогышы пандемиясе Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертте. Шулай да табиблар бүләксез калмады. Медиклар өчен аларның һөнәри бәйрәмнәре хөрмәтенә шәһәр администрациясе бәйрәм концертларын әзерләгән иде.

2нче балалар сырхауханәсе мәйданчыгында «Капелла» вокаль ансамбле һәм «Илһам» татар эстрадасы ансамбле солистлары медикларга җырларын бүләк итте.

Бүген медикларга катлаулы шартларда эшләргә туры килә, шуңа күрә бәйрәм атмосферасына чуму ничек кенә рәхәт була. Сезнең көнегез белән, кадерле медицина хезмәткәрләре!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International