Нефть химиячеләре медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан балалар шәһәр хастаханәсенә саклану битлекләренең зур партиясен һәм 5 җылылык термометрын тапшырды. Әлеге мөһим бүләк сырхауханәнең медицина персоналы эшендә ярдәм булачак.
«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина медицина хезмәткәрләрен җитештерүчеләр исеменнән бәйрәм белән котлады. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Наил Фәйзрахманов исә нефть химиячеләренә шундый кирәкле бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.