Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары госпиталендә бәйрәм чарасы үтте.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә «Энергетик» мәдәният йорты артистлары госпиталь бинасы каршында концерт оештырды.
Госпитальнең баш табибы Резедә Ришат кызы коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бәйрәм күккә ак шарлар очырту белән тәмамланды.
Бүгенге көндә сугыш ветераннары госпиталендә 400гә якын хезмәткәр эшли. Аларның 53е табиб һәм 153 се шәфкать туташы. Май башыннан госпиталь стационарында коронавирус йогышлы пациентларны дәвалыйлар.