Сугыш ветераннары өчен Яр Чаллы госпиталенең баш табибы хезмәттәшләрен медицина хезмәткәрләре көне белән котлады.
Гадәттәгечә, июньнең өченче якшәмбесендә барлык медиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтә. Быел ул 21 июньгә туры килә.
Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Ришат кызы Мәүҗүтова барлык хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. Коронавирус йогышы пандемиясе бәйрәм итүнең гадәти рәвешенә үзгәрешләр кертте. Барлык медицина оешмаларының персоналлары югары йөкләнеш шартларында эшли. Бу вакытта аларга ярдәм сүзләрен ишетү аеруча мөһим.
Бүгенге көндә сугыш ветераннары госпиталендә 400гә якын хезмәткәр эшли. Аларның 53е табиб һәм 153 се шәфкать туташы. Май башыннан Госпиталь стационарында коронавирус йогышлы пациентларны дәвалыйлар.