Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Гадәттәгечә, июнь аеның өченче якшәмбесендә без һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Язмышларын игелекле һөнәр белән бәйләгән барлык медикларны чын күңелдән котлыйм.
Яңа чынбарлыкта каршы алган бу көн безнең хәтердә калачак, дип уйлыйм. 2020 елгы Пандемия барысына да кагылды.
Бүгенге катлаулы чорда сез безнең ил гражданнарының гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшәсез. Арыганлыкка һәм киеренкелеккә карамастан сез иртә-кич эштә. Бу сезнең эш яки сезнең һөнәри бурыч кына түгел, бу чын батырлык! Арыганлык турында онытып, үз-үзегезне фида кылып, пациентка ярдәм итәсез.
Коронавируска каршы көрәштә сезнең һәркайсыгыз – табиб, шәфкать туташлары һәм кече медицина персоналы, фельдшерлар, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, лаборантлар, даруханә челтәре хезмәткәрләре, фәнни һәм укытучылар составы, медицина оешмаларында эшләүчеләр ярдәм итә, бу көрәштә уңышлар сезгә бәйле.
Пандемия дәүләт һәм аерым һәр граждан өчен сәламәтлек саклау системасының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтте.
Һәм башка илләр белән чагыштырганда безнең сәламәтлек саклау системасы, мондый шартларга әзер, нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Сәламәтлек саклау ветераннарына һәм остазларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Без сезне хөрмәт итәбез һәм кадерлибез! Республиканың күп кенә казанышлары сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе.
Бу тантаналы көндә сезгә ныклы физик һәм рухи сәламәтлек, озын гомер, мәхәббәт телим! Башкалар турында көн саен кайгыртуда сезгә сәламәт һәм шат күңелле булып калырга көч җитсен! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, җылылык һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.