Үзәк хастаханәнең консультация-диагностика сырхауханәсе мөдире Ләйлә Әхмәтҗанованы пациентлар җитәкче буларак кына түгел, ә тәҗрибәле һәм ярдәмчел табиб-кардиолог буларак та беләләр. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Ләйлә Рәшид кызы белән ни өчен аның нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавы турында әңгәмә корырга булдык.
- Ләйлә Рәшидовна, ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз?
- Безнең гаиләдә төрле белгечлек табиблары бик күп. Кечкенәдән ак халатлы кешеләрне күзәттем. Әнием хирург булып эшләде, дежур көннәрендә энем белән икебезне гел үзе белән ала иде. Безнең хәтта махсус кечкенә медицина костюмнары һәм башлыклар да бар иде. Алга таба, һөнәр сайлап алу турындагы сорау килеп баскач, миңа бу юнәлеш кызыклы тоелды. Шулай ук әтиемнең теләге дә зур роль уйнады, ул һәрвакыт табиб һөнәренең, аеруча хатын-кызлар өчен, бик мактаулы, хөрмәтле һәм кирәкле булуын әйтә килде.
- Беренче эш көнен һәм беренче пациентыгызны хәтерлисезме?
- Минем беренче эш көне бик дулкынландыргыч булды, чөнки барлык яшь табиблар да заманча медицина чынбарлыгын гомуми сыйфатларда гына күзаллый. Әйе, без бик күп дәреслекләр укыдык, әмма практикада пациентларның һәрвакыт китапларда язылган кебек авырмаулары ачыкланды. Ә рентгенга төшерелгән органнар турында, анатомия дәреслекләреннән аермалы буларак, берни дә язылмаган. Әлбәттә, башта авыр булды. Әмма бу хәлдә яшь табиблар өчен тәҗрибә туплаган остазлар зур роль уйный. Мин остазлардан уңдым, район үзәк хастаханәсенең кардиология бүлегенә эләктем, анда бүлек мөдире булып Мерясева Раиса Федоровна эшли иде, шулай ук Бигашева Зөлфирә Әхәт кызы һәм Хәмидуллина Йөзем Барый кызы кебек искиткеч табиб-кардиологлар эшләде. Бу бүлектә мин кардиология буенча зур белем туплап кына калмыйча, авырулар белән аралашырга да өйрәндем, пациентларны карау һәм дәвалау күнекмәләрен алдым. Минем беренче пациентларым берничә булды, чөнки бүлекләрдә табиблар тулы бер палата өчен җаваплы. Беренче еллардагы пациентларым барысы да бик яхшы хәтердә калды. Хәтта хәзер дә, күп еллар узгач, ә инде 15 елдан артык вакыт узган, мин бу пациентларны сырхауханәгә килгәч яки урамда, кибеттә очратканда таныйм.
- Сез үз һөнәрегезне ни өчен яратасыз?
- Үз һөнәремне бик җаваплы һәм гел тонуста булырга ярдәм иткән өчен яратам, чөнки табиб эшенә кайчагында пациентның сәламәтлеге генә түгел, гомере дә бәйле. Без көн саен төрле кешеләр, төрле клиник ситуацияләр белән очрашабыз, кайчагында шактый катлаулы очраклар була, ләкин бу очраклар хәлне артык эмоцияләрсез анализлау һәм пациентка ярдәм итү өчен фикерләүне сакларга ярдәм итә. Ахыр нәтиҗәгә ирешкәч, пациентның хәле яхшыргач, ул терелеп җиткәч, күңелгә бик рәхәт. Кешегә, чыннан да, үзенең һөнәри үсеш этабында, башкарган эшләре белән горурлана башлавы мөһим.
- Медицина хезмәткәре көненә хезмәттәшләрегезгә ниләр теләр идегез?
- Табиб һөнәре - иң борынгы белгечлекләрнең берсе. Гиппократ әйтүенчә, медицина -чыннан да, сәнгатьнең иң күркәм ысулы, шуңа күрә барлык медицина хезмәткәрләренә эшебез канәгатьлек китерсен дип телим. Эшебезнең барлык кыенлыкларына да карамастан, без аны профессиональ төстә, яхшы итеп, пациентлар өчен файдалы итеп башкарыйк.