Яр Чаллының иң яхшы педиатры дип КБМҮнең табибы Екатерина Семушкина танылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «иң яхшы балалар табибы – 2020» онлайн форматта бәйгегә нәтиҗәләр ясады һәм җиңүчесен котлады. Бу бәйгедә КБМҮнең табиб-педиатры Екатерина Сёмушкина җиңде, Екатерина Сёмушкина Кама балалар медицина үзгендә 2010 елдан бирле эшли.

Екатерина Сёмушкинага 8 меңнән артык шәһәр халкы тавыш биргән. Конкурста җиңүчегә Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә исемле премия тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International