Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә сәламәтлек саклау отличникларын бүләкләү тантанасы булды.
Медицина учреждениесенең баш табибы Альбина Шәйхетдинова табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны, администрация һәм административ-хуҗалык хезмәте хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, чын күңелдән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук медучреждениенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен һәм «медицина хезмәткәре көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан табиб-травматолог-ортопед Мөнир Касыймов, участок табиб-педиатрлары Надежда Матвеева һәм Гүзәл Солтанова, табиб-эндокринолог Александра Николаева, функциональ диагностика кабинетының шәфкать туташы Лилия Закирова, физиотерапия буенча шәфкать туташы Юлия Сухорук, участок шәфкать туташы Гөлназ Сафиуллина, фельдшер Эльмира Терентьева, көндезге стационарның шәфкать туташы Эльвира Гыйфатуллина, хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы белгеч Айсылу Хәсәнова, юрисконсульт Венера Төхвәтуллина, администратор Юлия Конева, хезмәт биналарын җыештыручы Минзифа Сафина бүләкләнде.