Яр Чаллыда сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә Кама балалар медицина үзәгенең структур бүлекчәләрендә 800дән артык медицина хезмәткәре эшли.
Коронавирус йогышы массакүләм чаралар үткәрүдә үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан, Кама балалар медицина үзәгенең җитәкчелеге учреждениенең барлык хезмәткәрләрен дә яңа онлайн-форматта котлады, аларга фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел КБМҮнең хезмәткәрләре «2020 елның иң яхшы шәфкать туташы» шәһәр конкурсының лауреатлары булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча тугыз номинациянең алтысында Кама балалар медицина үзәгенең хезмәткәрләре бүләккә ия булды. Шәһәр буенча иң яхшылар: фельдшер Андрей Басков, шәфкать туташы Лилия Михеева, шәфкать туташы Альбина Имамиева, өлкән шәфкать туташы Марина Туманова, өлкән акушерка Альбина Нәкыйева һәм өлкән акушерка Анастасия Бабич.
«КБМҮ» ДАССУның баш табиб вазыйфаларын башкаручы, табиб – балалар хирургы Марат Насыйбуллин «Иң яхшы табиб – 2020» конкурсының «Иң яхшы яшь белгеч» номинациясендә җиңүче булды. Моннан тыш, табиб-акушер-гинеколог Әнисә Вәлиева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәте белән балалар сырхауханәсенең рентгенолаборанты Лилия Кәримова һәм палата шәфкать туташы Антонина Саранина бүләкләнде.