Мәскәүдә медицина хезмәткәрләре көненә багышланган «Признание» Россиянең иң яхшы табибларына премия тапшыру тантанасы узды.
Премияне тапшыруның 20нче юбилей тантанасында профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары: 1нче бокслы бүлек мөдире Семенова Д. Р., табиблар Айсина А. С., Кошелева У. В. катнашты, алар COVID-19 йоктырган беренче пациентларны - Diamond Princess лайнеры пассажирларын уңышлы дәвалап, коронавирус йогышына каршы көрәшә.
Йогышлы авырулар клиникасының табиблары "Сугышлар, террорчылык актлары һәм табигый бәла-казалар вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүче табибларга махсус премиягә" лаек булды.