Татарстан Президенты: Республиканың медицина мәктәбе илебездә һәрчак алдынгылардан санала иде һәм саналачак та

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Республика клиник хастаханәсе нигезендәге AMTEC KAZAN югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина катнашты. 

Очрашу алдыннан ТР Президенты  Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды. Анда ул Шәймурзиннар гаиләсен бишенче балалары туу белән котлады. Әти-әнигә әле бары 33 яшь кенә. Рөстәм Миңнеханов аларга һәм балаларына ныклы сәламәтлек теләде һәм демографияне үстерүгә керткән зур өлешләрен ассызыклады. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановка AMTEC KAZAN холлында ясалма акыл ярдәмендә компьютер томографиясе аша авыруларда Covid-19 вирусын мониторинглау мөмкинлеген тәкъдим иттеләр. Әлеге система тикшерүләр сыйфатын яхшырта һәм медицина хеәмәткәрләренә эшне киметә.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучы табибларны сәламләде һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре - Медицина хезмәткәре көне белән очрашты. Ул билгеләгәнчә, быел бәйрәмнең яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында узуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катлаулы чорны кичерәләр. "Covid-19 безнең белгечләр өчен җитди имтихан булды.   Республиканың медицина мәктәбе илебездә һәрчак алдынгылардан санала иде һәм саналачак та. Һәм коронавирус белән көрәш моны тагын бер кат раслады", - диде ТР Президенты. 

Ул исәкрткәнчә, Татарстан табиблары коронавирус инфекцияле кешеләрне Россиядә беренчеләрдән булып каршы алдылар - Республика инфекцион хастаханәсенә  Diamond Princess круиз лайнерыннан ватандашларыбызны китерделәр. Белгечләрнең дөрес эше, дәвалавы ярдәмендә бөтенесе дә терелде. 

"Медицина хезмәткәре көнен без катлаулы чорда каршы алабыз. Бүген көн саен 40ар авыру ачыклана. Әмма безнең сәламәтлек саклау системасы һәм Роспортебнадзор бурычларын эффектив хәл итәләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашу ахырында ТР Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International