ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Яр Чаллыда Covid-түләүләр белән бәйле вазгыять буенча медицина хезмәткәрләрен кабул итте. Ведомство җитәкчеләре Чаллыда табибларның һәм гади шәһәр халкының сорауларына да җавап бирде.Эш сәфәре барышында республика ведомстволары җитәкчеләре Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә дә булды, анда ремонт барышы белән танышты, шулай ук АМЯХ һәм 5-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә дә булдылар.