Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты РКХ табибларын медицина хезмәткәре көне белән котлады

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләренә бер тоннага якын сөт продукциясе тапшырды.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләрен Медицина хезмәткәре көне белән котлап, аларга бер тоннага якын азык-төлек җыелмаларында сөт продукциясе хәзерләде.

Һәр хезмәткәр 3 кг якын якын сөт, кефир һәм эремчек, атланмай һәм сыр җыелмасын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International