Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 7 нче филиалы Борисково, Мирный, Петровский, Вороновка, яңа аэропорт бистәләренә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ике бригада эшли — фельдшерлар һәм табиблар, хезмәт күрсәтә торган территориянең радиусы 20 км. га кадәр тәшкил итә.
Яңа подстанция төзелешенә Татарстан Хөкүмәте 7 млн. сумга якын акча бүлеп биргән, төзелеш эшләре 1,5 ел дәвам иткән. Моңа кадәр филиал 3-нче номерлы шәһәр поликлиникасының җайлаштырылган биналарында урнашкан иде. Хәзер ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары уңайлы шартларда эшләячәк.
Яңа бинада барлыгы 30 кеше эшләячәк - алар-фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм машина йөртүчеләр. Тәүлегенә бригадалар 20-25 чакыруга чыга.