Яшел Үзән РҮХдә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУнең баш табиб вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәмәтдинов һәм «Зеленодольская правда» газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилиана Славкина медицина хезмәткәрләренә ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Намуслы хезмәтләре өчен Яшел Үзән РҮХнең 42 хезмәткәре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәтләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы һәм «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе җитәкчесенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Михаил Афанасьев Яшел Үзән РҮХнең медицина персоналына Яшел Үзән муниципаль районы администрациясеннән 300 шәхси саклану костюмнарын тапшырды.