Татарстан медикларына ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды

2020 елның 26 июне, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Хезмәттәшләрен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев котлады. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен өлкәнең 20 хезмәткәре бүләкләнде. Медицина хезмәткәрләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре, «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исемнәре, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International