Казан шәһәренең 18нче номерлы ШКХ табиблары 53 яшьлек татарстанлының бронхыннан тавык сөяген чыгарды

2020 елның 26 июне, җомга

Шәмәрдән авылының 53 яшьлек ир-атның бронхларыннан Казанның 18нче номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханә табиб-эндоскопчылар ике сантиметрлы тавык сөяген чыгарды. Сөяк бронхларда бер ай буе булган.

Пациентка суларга авыр була, тән температурасы күтәрелә, коронавирус шиге белән аны 9 июньдә Шәмәрдәннән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киләләр, коронавируска тискәре нәтиҗә белән аны Казанның 18нче номерлы хастаханәгә дәваланырга күчерәләр. Ир пневмония белән терапия бүлегенә озатыла. Аны дәвалаучы табиб томографияне үткәреп, бронхта чит җисем булуын билгели.

Пациент хастаханәнең Эндоскопия хирургиясе үзәгенә җибәрелә, биредә бронхоскопия үткәрергә карар ителә. Процедураны Руслан Халит улы Фәхретдинов үткәрә. Аңа Үзәк мөдире Николай Иванович Сухарев ассистентлык итте.

Хәзер пациентны берни дә борчымый, ютәл җәфаламый. Ул табибларга чиксез рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International