Ремонт барышы турында Instagram да үз аккаунтында Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде. Дүрт катлы 9055 кв. м мәйданлы бина 1984 елда төзелгән. Быел ТР Президенты йөкләмәсе буенча якындагы 5 елга формалаштырылган стационарларны капиталь ремонтлау программасы буенча хирургия корпусын ремонтлауга 191 млн.сум бүлеп бирелгән.
"Корпуста кабул итү, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Беренче катта яңа рентген-аппарат урнаштырылачак. Капиталь ремонттан соң 9 операция бүлмәсенә исәпләнгән төп операция бүлеге «чиста биналар» комплексы белән җиһазландырылачак - бу аэрозоль кисәкчәләрнең (тузан, микроорганизмнар, химик парлар), дымлылыкның, басым һәм температураның тиешле күрсәткечләре тәэмин ителә торган бүлмәләр, шуның хисабына хастаханә эчендәге инфекцияләнү һәм операциядән соң өзлегүләр куркынычы кими һәм авыр авыруларны дәвалау нәтиҗәлелеге арта», - дип аңлатты В.Рәхимова.
Бүгенге көндә инде демонтаж эшләре башкарылган, хәзер су белән, җылылык белән тәэмин итү, вентиляция системаларын монтажлау, шулай ук бизәү эшләре бара. Ремонт эшләренең беренче этабын ноябрьдә тәмамлау планлаштырыла, ә киләсе елда икенче этапка керешү һәм әлеге корпусны ремонтлауны тулысынча тәмамлау планлаштырыла.