Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде. Министр Казанның 68нче мәктәбендә тавыш бирде.
"Барлык куркынычсызлык чаралары да сакланган. Сез үзегез күргәнсез, социаль дистанция саклана, температура үлчәнә, битлекләр, перчаткалар бар, участок комиссиясе әгъзалары белән аралашуы да — барысы да югары дәрәҗәдә», — диде ул журналистлар белән әңгәмәдә.
Садыйков илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. «Мин бүген үз ихтыярымны белдерү хокукымнан файдаландым. Безнең дәүләтнең төп бурычы-халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру. Медицина ярдәме илнең бөтен территориясендә һәркем алырлык, үз вакытында һәм сыйфатлы булырга тиеш. Нәкъ менә бу үзгәрешләр приоритет буларак ныгытылган", - диде ул.