Казанның Сугыш ветераннары өчен госпиталенә һәм волонтер-медикларга ярдәм йөзеннән 5 мең антисептик бирелде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән “Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте кысаларында хәйрия чарасы үтте.

Әлеге хәрәкәткә булышлык итү йөзеннән волонтер-медикларга һәм Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенә ярдәм итү өчен 5 мең антисептик бирелде.

Элегрәк хәйрия акциясе үткәргән компания Татарстанның социаль учреждениеләренә һәм фермерларына 4 меңнән артык санитайзер тапшырган иде инде.

 

Хәйрия акциясенә AB InBev Efes, дөньядагы иң эре сыра кайнату компаниясенең Россия бүлекчәсенең Казан филиалы өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International