Республика клиник онкодиспансерда үз тукымалардан күкрәкне торгызу буенча уңышлы операциядән соң 100 - нче пациент тернәкләнде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

3 ел элек "ТР ССМ РКОД" ДАССУның маммология һәм пластик хирургия бүлеге белгечләре микрохирургия техникасын кулланып сөт бизен реконструкцияләү буенча беренче операцияне ясадылар (DIEAP корама).⁣⁣⠀

Бу төр операцияләрне үткәргәнче чит ил клиникаларында әзерләү, укыту һәм стажировка узу чоры булды. Барлык персоналны, шул исәптән хирургларны, анестезиологларны, шәфкать туташларын һәм санитаркаларны укыту буенча зур эш башкарылды.⁣⁣⠀ ⁣⁣

Һәм җентекле эшнең нәтиҗәсе буларак, бу атнада үз тукымалары белән күкрәкне торгызу буенча уңышлы башкарылган операция белән 100нче пациент хастаханәдән чыкты. ⁣⁣⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International