Түбән Кама табибы госпитальдәге эш турында сөйләде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама Районы үзәк күппрофильле хастәханәнең травматология бүлегенең табиб-ортопеды Рөстәм Хәлиуллин госпитальнең кызыл зонасында ике атналык сменаны тәмамлады. Ир-атларның күпчелеге кебек үк, табиб аз сүзле булып чыкты, һәм безнең барлык сорауларга да елмаеп, кыска гына җаваплар бирде.

Әйе, анда нәрсә әйтәсең инде – табибның чумага каршы киемнәрендә бер генә фотосурәте дә юк, ул фотолар ясап тормаган. Шул ук вакытта хезмәттәшләре Рөстәм Рәис улының пациентларга карата игътибарлы һәм кайгыртучан, мәрхәмәтле булуы турында әйтә.

“Костюмнарда эшләргә була, бер минус – озак киенергә кирәк, - дип сөйләде доктор.

- Беренче чиратта мин операция ясаучы табиб - үз бүлегемдә кешеләргә скальпель ярдәмендә ярдәм итәм, ә госпитальдә без консерватив дәвалау белән шөгыльләндек”.

Рөстәм Рәис улы сүзләренчә, ул яңа инфекциядән дә, авыр хәлдәге пациентлардан да куркып калмаган: “Анда безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Дөрес, әгәр дә барысы да битлек һәм перчаткалар киеп, саклагыч чараларны күрсә, бу вазгыять тә тизрәк тәмамланыр иде. Шулай ук үз сәламәтлегең өчен вакытында йокларга, дөрес тукланырга һәм яраткан эшең белән шөгыльләнергә кирәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International